Яңа үрнәк күпбалалылар өчен таныклык:ничек рәсмиләштерергә

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле күп балалы гаиләләр!

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.06.2024 № 1725-р күрсәтмәсе белән Россия Федерациясендә күпбалалы гаилә статусын раслый торган таныклыкның бердәм үрнәге расланды.

2024 елның 23 гыйнварына гамәлдәге иске үрнәктәге күпбалалы гаилә таныклыгы булган гражданнарга әлеге таныклыкны Россия Федерациясендә күпбалалы гаилә статусын раслый торган бердәм үрнәктәге таныклыкка үзгәртеп рәсмиләштерергә кирәк.

Таныклыкны яңадан рәсмиләштерү турында гариза Татарстан Республикасында яшәү (булу) урыны буенча социаль яклау идарәсенә (бүлегенә) йә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша тапшырыла (http://uslugi.tatarstan.ru).

МФЦда Сез Россия Федерациясендә күпбалалы гаилә статусын раслый торган, бердәм үрнәктәге таныклык бирү турында түбәндәге очракларда гариза бирә аласыз:

Сез беренче тапкыр күп балалы гаилә булдыгыз;

Сез яки сезнең гаилә әгъзалары ата-ананың фамилиясен, исемен, атасының исемен, гаилә хәлен үзгәрттегез (- аңа, гаилә әгъзасының үлеме;

сезнең күп балалы гаиләгездә бала туды яки сез баланы уллыкка алдыгыз;

Сезнең 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге балагыз белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы Оешмага көндезге бүлектә укырга кергән;

Сез таныклыкны югалттыгыз яки боздыгыз.

Шул ук очракларда Россия Федерациясендә күпбалалы гаилә статусын раслый торган бердәй үрнәктәге таныклык бирү турында гаризаны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша бирергә мөмкин (http://uslugi.tatarstan.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International