Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын котлау

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

2026 нчы елның 28 нче гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Җәләлетдинов Шәүкәт Каюм улын һәм Дания Мөхәммәтдин кызын гаилә тормышының «алтын» юбилярларын хөрмәтләү тантанасы булып узды.алар 50 ел тату яшәделәр.

Алтын туй-ул тормыш көче, тәҗрибә, мәхәббәт һәм зирәклек тантанасы. Ирле-хатынлы Җәләлетдиновлар лаеклы хезмәт юлын үткәннәр, матур һәм тату гаилә корганнар, өйләрендә мәхәббәт, татулык һәм иминлек саклаганнар. Илле ел алар, мәхәббәт, хөрмәт һәм татулык саклап, кулга-кул тотышып баралар. Аларның алтын юбилее-ул дата гына түгел, ә наз, кайгырту һәм үзара аңлашудан үрелгән тулы бер тарих.

Бергә яшәүләренең 50 еллыгы уңаеннан Җәләлетдиновларның исемнәре «районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга сәламәтлек, тынычлык, озын гомер теләде, район башлыгы Е.А. Варакинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Аларга карата Вахит авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов, Вахит авыл җирлеге депутаты Асия Фәйзулова һәм улы исеменнән бик күп җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International