Шеланга авыл җирлегендә гражданнар җыены

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

22 январь көнне Шеланга авыл мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган гражданнар җыены булып узды. 2025 елда башкарылган эшләр һәм 2026 елга бурычлар турындагы хисап белән Шеланга авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров чыгыш ясады.

Җыенда Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Югары Ослан муниципаль районы прокуроры Эдуард Садреев, "Югары Ослан муниципаль районы ветераннар оешмасы эше турында" Римма Сергеевна Троицкая чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров 2025 елда башкарылган эшләр, бюджет үтәлеше, территорияне төзекләндерү һәм авыл халкының иминлеген тәэмин итү турында җентекле хисап тотты һәм авыл җирлегендә яшәүчеләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Район прокуроры кибермошеничество проблемасын яктыртты,халыкны куркынычлар һәм саклык чаралары турында кисәтте.
Сергей Осянин-район башлыгы урынбасары, йомгаклау сүзе белән чыгыш ясап, Валерий Майоровның эшен уңай бәяләде һәм аның хуҗалык эшчәнлеген билгеләп үтте. Җыен башланыр алдыннан мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларга "ничек мошенниклар корбаны булмаска"дигән белешмәләр тараттылар.

Чара ахырында Шеланга авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров Шеланга авыл җирлегендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International