2026 елның 29 гыйнварында авыл клубы бинасында Канаш авыл җирлегенең гражданнар җыены булып узды. Авыл җирлеге Башлыгы Вальков Николай Николаевич 2025 елда башкарылган эшләргә җентекле анализ ясады ,игътибарны җирлекне төзекләндерүгә юнәлтте.
Җирлекнең үзара салым программасында катнашуы үзгәрешсез кала, шуның нәтиҗәсендә иң борчыган мәсьәләләр хәл ителә(юлларга вак таш җәю, чишмәләрне төзекләндерү, һәлак булган сугышчыларга һәйкәл салу, зиратларны койма белән әйләндереп алу). Икенче ел үзара салым акчасына Канаш һәм Түбән Күл авылларындагы җәмәгать зиратларының коймалары алыштырыла. 2026 елга планда Канаш авылы зиратын койма белән әйләндереп алу эшләрен төгәлләү, ә Түбән Күл халкы үзара салым акчаларын юлларга вак таш җәюгә юнәлтергә карар кылган. Николай Николаевич безнең волонтерларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә катнашулары турында җентекләп сөйләде.
Җыен барышында ветераннар советы рәисе Римма Сергеевна Троицкая ветераннар оешмасының эше турында хисап тотты. Ул Тамара Иванова җитәкчелегендәге җирле ветераннар оешмасының эшен югары бәяләде һәм аны яңа срокка сайларга тәкъдим итте һәм бертавыштан хуплау алды.
Очрашуга йомгак ясап, Югары Ослан районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Илфаровна Хөрмәтуллина халыкны Югары Ослан районында республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән таныштырды.