Гражданнарны кабул итү. Халыкка юридик ярдәм.

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2026 елның 4 февралендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыра.

Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Гражданнарны кабул итү Югары Ослан муниципаль районы Советы бинасында булачак: Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 18 йорт.

Кабул итүгә 89033431749 телефоны буенча языла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International