Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы.

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесе Әхмәтшин Айрат Әмир улы катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлеге башлыгы Галимов Раил Фәрхәт улы катнашты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Сөнгатуллин Рифат Хәлим улы 2025 ел йомгаклары буенча Югары Ослан муниципаль районының алкоголь базарындагы вәзгыять турында сөйләде, шулай ук законнардагы төп үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде.

Р.Ф. Галимов 2025 ел йомгаклары буенча Югары Ослан муниципаль районы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

Утырыш йомгаклары буенча уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International