Бишенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының бишенче утырышы

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Агымдагы елның 4 февралендә Советның актлар залында бишенче чакырылыш район Советының чираттагы бишенче утырышы булды. Утырыш Совет рәисе, район башлыгы Евгений Варакин җитәкчелегендә узды.

Депутатлар утырышның Сәркатибен сайладылар, ул Түбән Ослан авыл җирлеге Советы депутаты Алексей Архиреев булды.

Совет утырышы барышында район Советы депутатлары түбәндәге проектларны карадылар:

1. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советының 15.12.2025 елның 3-26 номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына бюджеты турында»карарына үзгәрешләр кертү хакында; Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасының 2025 елдагы эше турында;

2. Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2025 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы хисабы;

3. Югары Ослан муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының 2025 елдагы эше турында;

4. 2025 елда Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру эше турында;

5. Югары Ослан муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2025 елдагы эше турында;

6. 2025 елда Югары Ослан муниципаль районы территориясендә җинаятьчелек торышы һәм хокук тәртибен тәэмин итү һәм 2026 елга бурычлар турында;

7. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Яр буе Морквашы авыл җирлеге Генераль планына үзгәрешләр кертү турында;

8. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Введенка Бистәсе авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең үз көчен югалтуын тану турында;

9. Югары Ослан муниципаль районының Мактау Китабына кертү турында; 10. Югары Ослан муниципаль районында вакантлы идарә вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;

11. Югары Ослан муниципаль районының бүләкләү комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;

12. Югары Ослан муниципаль районының Мактау китабына кандидатуралар карау буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында;

13. Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;

14. Югары Ослан муниципаль районында хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;

15. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы каршындагы муниципаль хезмәт мәсьәләләре советы составына үзгәрешләр кертү турында;

16. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрү буенча бердәм комиссия составына үзгәрешләр кертү турында;

17. Югары Ослан муниципаль районы Советының даими комиссияләре составына үзгәрешләр кертү турында.

Һәр проект буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International