Ветеранны 95 яшьлек юбилее белән котларга Борнаш авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин килгән иде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән шәхсән котлау тапшырды. Президентның рәсми сүзләрендә күпьеллык хезмәте һәм Ватанны саклау эшенә тугрылыгы билгеләп үтелде, шулай ук җиңүгә һәм илнең тыныч киләчәгенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерелде.
Җирлек башлыгы шулай ук Анна Федоровнага нык сәламәтлек, оптимизм һәм рухи көч теләде, аның үрнәге үсеп килүче буын өчен илһам чыганагы булуын ассызыклады.