17 авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салымны актив түлиләр. Барлыгы 6,9 млн. сум җыеп, Татарстан Республикасы бюджетыннан 27 млн. сум күләмендә уртак финанслау алу планлаштырылган.
13 февральгә халыктан 1,2 млн. сум кергән, бу планның 24% тәшкил итә.Иң активлары - Шеланга, Соболево һәм Олы Мәми авыл җирлекләрендә яшәүчеләр. Үзара салымга Югары Ослан һәм Мәмәтхуҗа җирлекләре катнашмый.
Хөрмәтле халык, исегезгә төшерәбез, үзара салымны түләү вакыты — 1 апрельгә кадәр.