Россиянең Батырлар көне

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
9нчы декабрь көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Россиянең Батырлар көненә багышланган чара узды.
 
Төрле вакытларда Рәсәйгә каршы чит ил гаскәрләре күтәрелгән. Ләкин аларга каршы безнең бабаларыбыз кыю кузгалган. Халыкның хәтере гасырлар буе кыю сугышчыларның һәм гаскәр башлыкларының исемнәрен саклый. 
 
Укучыларга илне саклаучылар турында презентация күрсәтелде. 8нче сыйныф укучылары Оля Набаткина һәм Крестина Фёдорова үзебезнең якташларыбыз- Советлар Союзы Геройлары турында мәгълүмат әзерләгәннәр. Чара “Бөек гаскәр башлыклары” дигән викторина белән тәмамланды. 
 
Балалар тапкырлыкларын һәм үзләренең туган илләренең тарихын никадәр яхшы белүләрен күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International