Яшел Үзән районында «Гнездышко» балалар өчен социаль приюты базасында социаль‑тернәкләндерү консилиумының күчмә утырышы узды.
Консилиум эшендә Артем Макаров, консилиум рәисе, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина, опека һәм попечительлек буенча белгеч Раиса Марцынюк, шулай ук «Гнездышко» приюты директоры һәм хезмәткәрләре катнашты. Фикер алышуга приютта тәрбияләнүчеләрнең берсенең әнисе дә кушылды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә-хәзерге вакытта приютта социаль тернәкләнү уза торган районыбызда яшәүче балигъ булмаган хатын-кызның киләчәктә яшәешен билгеләү. Утырыш барышында белгечләр үткәрелгән тернәкләндерү нәтиҗәләрен җентекләп анализладылар, ирешелгән прогресска бәя бирделәр һәм тәрбияләнүче белән киләчәктә эшләү планы турында фикер алыштылар.
Кызның әнисе позициясенә аерым игътибар бирелде - аның фикере ситуациягә комплекслы караш формалаштырырга мөмкинлек бирде. Гаилә белән элемтәне ныгыту өчен аңа кәрәзле телефон сатып алганнар. Инициативаны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия һәм баланың әнисе дә хуплады.