2026 нчы елның 26 нчы февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Югары Ослан районы буенча бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак.
Кабул итү вакыты: 9.00 дән 12.00 гә кадәр
Кабул итүне Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафилович үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен Телефон: (84379) 2-04-68, (8843) 2217785.
Гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: ТР, Югары Ослан районы, Югары Ослан авылы, Медицина шәһәре урамы, 21а йорт.