Район үзәк хастаханәсендә яңа баш табиб

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Бу вазыйфага Марсель Садыйков билгеләнде. Яңа җитәкчене медиклар белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов тәкъдим итте.

Югары Ослан районына килгәнче, Марсель Казанның Марат Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшләгән.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын уңышлы тәмамлаган. Нәселле врач булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International