Без Габдулла Тукайның тууына 140 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Тарих эзләреннән»-«Тарих эзләре буенча» X Бөтенроссия рәсем конкурсының заявка кампаниясенә старт бирәбез.
Конкурсны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел»яшьләр үзәге оештыра.
Конкурсның мәгълүмати партнеры булып "Миллиард.Татар». Бу иҗат аша татар халкы тарихында үз эзеңне калдырып, 5 000 сум күләмендә Гран-при оту өчен менә дигән мөмкинлек.
Конкурс өч төп номинация буенча уздырыла:
- Рәсем сәнгате
- График Дизайн
- «Идел» махсус номинациясе.
Үзегезгә туры килгәнне сайлагыз һәм тизрәк комментарийларда сылтама буенча заявка тутырыгыз!
Конкурсны үткәрү тәртибе белән комментарийларда: Нигезләмәдә танышырга онытмагыз. Катнашыгыз һәм тарихның бер өлеше булыгыз!