2026 елның 17-18 мартында районда хокук бозуларны профилактикалау эшен комплекслы тикшерү узачак.
Профилактика субъектларына балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе җитәкчелегендәге 11 республика ведомствосы вәкилләре консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтәчәк: Юстиция министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы,
Мәгариф министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, Федераль җәзаларны үтәтү идарәсе, сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе. Уңышлы көн һәм куелган бурычларны хәл итүдә уңышлар телибез!