Хөрмәтле Югары Осланлылар һәм район кунаклары
Сезне язгы бәйрәм атмосферасына чумарга һәм «Нәүрүз» милли бәйрәмендә катнашырга чакырабыз!
📅 2026 елның 22 мартында сәг. 11:00 дә Мәдәният һәм ял паркы мәйданында Югары Ослан авылы, Печище тракты урамында «Нәүрүз» милли бәйрәме узачак.
Сезне нәрсә көтә:
- Милли ризыклардан авыз итү-төрле халыкларның кулинария традицияләре белән танышу;
- Дуслык боткасы-бәйрәм кунакларын берләштерә торган символик ризыктан авыз итү;
- Кайнар чәй салкынча көнне җылыта һәм уңайлы атмосфера тудырачак;
- Халык уеннары һәм йолалары-традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә чумыгыз, күңелле ярышларда катнашыгыз.
- Концерт программасы-талантлы артистларның чыгышларыннан ләззәтләнегез.
- Фотозона - бәйрәмнең якты мизгелләрен стильле фотозонада төшерегез.
Көнегезне дусларыгыз һәм гаиләгез арасында үткәрү, мәдәният һәм гореф-гадәтләр турында күбрәк белү, язгы күңел күтәренкелеге белән тулыландыру мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз!
Көтәбез сезне!