2026 нчы елның 23 нче мартында сәгать 10 да Югары Ослан муниципаль район советының чираттагы җиденче утырышы узачак.
Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:
1. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советының 15.12.2025 елның 3-26 номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына бюджеты турында»карарына үзгәрешләр кертү хакында;
2. Югары Ослан муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
3. Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
4. Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
5. Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисен билгеләп кую турында;
6. Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авыл җирлеге Генераль планының үз көчен югалтуын тану турында;
7. Югары Ослан муниципаль районында 2025 елда авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында;
8. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлеге турында;
9. 2025 елда авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларыннан файдалану йомгаклары турында;
10. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин Сергей Викторовичка отпуск бирү турында.