Иннополис укытучысы - «Ел укытучысы»конкурсында Татарстанның иң яхшы яшь педагоглары унлыгына керде

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

  Казанда «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына нәтиҗәләр ясала. Иннополис мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Дарья Хворостова ике конкурс сынавын уңышлы үтеп, «Педагогик дебют» номинациясендә иң яхшы унлыкка керде һәм Югары Ослан районының яшь белгечләренең югары дәрәҗәдә әзерләнүен раслады.  

    Яшь педагогка һөнәри сынауларның ике җитди этабын узарга туры килде. Беренчесе «дәрес» конкурсы булды, анда катнашучылар предметны белүләрен генә түгел, укучылар белән аралаша белүләрен, укытуның заманча методикаларын куллануларын да күрсәтәләр.

Икенче сынау «педагогик интервью" булды - жюри әгъзалары белән 10 минутлык диалог, аның барышында укытучы үзенең һөнәри принципларын һәм заманча белем бирүне күзаллавын ачарга тиеш.

    Конкурсантларның эшен компетентлы жюри бәяли, аның составына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре, шулай ук узган еллардагы «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар керә. 

      «Ел укытучысы» конкурсы «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Педагоглар һәм Остазлар» федераль проекты кысаларында үткәрелә һәм ул талантлы педагогларны ачыклауга, укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, һөнәри осталыкның иң яхшы үрнәкләрен тарату өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International