Узган якшәмбедә Югары Ослан мәдәният һәм ял паркы язгы бәйрәмнең үзәгенә әверелде: монда Нәүрүз-борынгы яңарту бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Нәрсә булган:
• милли стильдәге фотозоналар; • "Дуслык боткасы" һәм хуш исле үлән чәе;
• төрки халыкларның гореф-гадәтләре турында күргәзмәләр;
• «Хәзинә» фольклор коллективы һәм район мәдәният йорты артистлары концерты.
Бәйрәм «Ак калфак», «татар гаиләсе» берләшмәләре һәм татар конгрессы вәкиллеге ярдәмендә узды.
Бу көнне шундый җылы һәм якты иткән һәркемгә рәхмәт!