Бишенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының җиденче утырышы

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Бүген район Советының актлар залында бишенче чакырылыш район Советының чираттагы җиденче утырышы узды. Утырыш Совет рәисе, район башлыгы Евгений Варакин җитәкчелегендә узды. Утырыш эше өчен депутатлар утырышның секретаре итеп Соболевский авыл җирлеге Советы депутаты Ольга Майорованы сайладылар.

Совет утырышы барышында район Советы депутатлары түбәндәге проектларны карадылар:

1. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советының 15.12.2025 елның 3-26 номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына бюджеты турында»карарына үзгәрешләр кертү хакында;

2. Югары Ослан муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;

3. Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;

4. Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;

5. Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисен билгеләп кую турында;

6. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советының "Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлегенең генераль планын раслау турында" 19.08.2019 № 48-548 карарының үз көчен югалтуын тану хакында;

7. Югары Ослан муниципаль районында 2025 елда авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында;

8. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлеге турында;

9. 2025 елда авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларыннан файдалану йомгаклары турында;

10. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин Сергей Викторовичка отпуск бирү турында.

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International