Бүләкләнүчеләр арасында Матюшино урта мәктәбенең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләрен оештыручы укытучысы Илгизәр Гаделшин да бар.
Ул күпьеллык хезмәте һәм мәгариф үсешенә керткән өлеше өчен «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» исеменә лаек булды.
👏 Илгизәр Гаделшинны югары бүләк белән котлыйбыз! Сәламәтлек, көч һәм яңа җиңүләр телибез!