Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты (алга таба – ТР Дәүләт архивы) «Минем шәҗәрәм»республика конкурсын үткәрә.
Конкурс гаилә шәҗәрәләре традицияләрен торгызу, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү максатларында үткәрелә.
«Минем шәҗәрәм» конкурсында теләгән һәркем: өлкәннәр, студентлар, мәктәп укучылары катнаша. Эш Гаилә агачы рәсеме, альбом, коллаж, схема, плакат, язма эш яки теләсә нинди башка иҗади эш рәвешендә конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә бирелә.
Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУның рәсми сайтларында «Конкурслар»бүлегендә.
Муниципаль этапка конкурс эшләрен 2026 елның 30 апреленә кадәр кабул итү
Конкурска эшләр ике телдә: татар һәм рус телләрендә кабул ителә.
Килеп туган сораулар буенча Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетына, Архив эше буенча секторга мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз (тел. 884379-2-14-85).
Конкурс материалларын Элга җибәрергә була.почта Zuhra.Suleymanova@tatar.ru