Бүген Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина Буада «Находка-КСО» программа комплексын гамәлдә куллану мәсьәләләре буенча зона эшлекле очрашуында катнашты.
Республиканың Контроль-хисап органнары эшчәнлеген планлаштыру, исәпкә алу һәм хисаплылык өчен әлеге программа тәэминаты Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан бирелгән. Программаны Киров шәһәреннән эшләүчеләр белән турыдан-туры видеоконференцэлемтә аша аралашу мөмкинлеге тудырылды.