2026 нчы елның 28 нче апрелендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым бурычларын түләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.Комиссия утырышында Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-икътисади үсеш буенча беренче урынбасары Юлия Федотова, Югары Ослан муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова, Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 3 нче номерлы МРИ вәкиле (Казан шәһәре), бурычлы предприятиеләр җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр катнашты.
Комиссия барышында салым бурычлары барлыкка килү сәбәпләре, район оешмалары һәм эшмәкәрләре тарафыннан түләү мөмкинлекләре һәм сроклары турында фикер алыштылар. Салым хезмәте тарафыннан салымнар буенча аңлатмалар бирелде.