Югары Ослан районында гаиләләргә ярдәм итү һәм балигъ булмаганнарның иминлеген тәэмин итү буенча ведомствоара рейд узды.Профилактика субъектлары вәкилләре районның 9 торак пунктында 25 бала тәрбияләүче 13 гаиләдә булдылар.
Рейд барышында профилактик учетта торучы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары бәяләнде. Куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелде: янгын куркынычсызлыгы һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелде, янгын хәбәрчеләренең төзеклеге тикшерелде. Ата-аналарга шулай ук мөмкин булган социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирделәр.
Рейдның мөһим өлеше балаларны тәрбияләүгә җаваплы карауның мөһимлеге турында ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр булды.