Казанда талантлы яшь башкаручыларны җыйган «Весенние выкрутасы» төбәкара вокаль конкурсы узды. Чара тамашачыларга бик күп якты хисләр бүләк итте һәм музыка сәнгате дөньясында яңа исемнәр ачарга мөмкинлек бирде.
Яшь вокалистлар Динара Галәвиеваның осталык дәрәҗәсен күрсәттеләр: саф интонациясе, сәнгатьлелеге һәм артистлыгы жюрины битараф калдырмады. Һәр чыгыш үзенчә уникаль булды-катнашучылар төрле музыкаль стильләр һәм жанрлар тәкъдим иттеләр.
Конкурс йомгаклары буенча лауреатлар билгеләнде:
Вика Елисейчева 3 нче дәрәҗә лауреат! Конкурста беренче тапкыр катнашты
Эмилия Гаделшина һәм Артем Карасев 2 дәрәҗә лауреатлар!!!!
Саша Зарипова, Юля Анохина, Юля Зуйкова һәм Лиля Галәвиева 1 дәрәҗә лауреатлар!
Саша ике тапкыр 1 нче дәрәҗә лауреат булды!
Жюри вокалятларның югары дәрәҗәдә әзерләнүен билгеләп үтте. Оештыручылар ассызыклаганча, мондый чаралар балаларны киләчәк үсешкә этәрә, сәхнәдә чыгыш ясау буенча кыйммәтле тәҗрибә бирә.
Барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Яшь талантларга яңа иҗади уңышлар һәм якты җиңүләр телибез!