Террорчылыкка каршы комиссия җәйге сезонда куркынычсызлык мәсьәләләрен карады

2026 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген Евгений Варакин катнашында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.Фикер алышуның төп темалары җәйге чорда иҗтимагый чаралар үткәргәндә комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм район мәктәпләрендә БДИ үткәргәндә куркынычсызлык чаралары булды.

Киңәшмәнең аерым блогын җәйге балалар ялына әзерләнүгә багышладылар. Балалар кабул итүгә учреждениеләрнең әзерлеге турында докладлар тыңланды. 

Балалар сәламәтләндерү лагере башлыгы Олег Аверьянов лагерь инфраструктурасының беренче смена башлануга әзерлеге һәм террорчылыктан саклану чаралары турында хәбәр итте. Шеланга урта мәктәбе директоры Лидия Ледяева палаткалы лагерь ачылуга әзерлек барышы турында хисап тотты . Иннополис лицее вәкиле комиссиягә мәгариф учреждениесе базасында профильле сәламәтләндерү сменаларын оештыру турында мәгълүмат бирде, лицейда гамәлдә булган куркынычсызлык системаларының югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады.

Утырыш йомгаклары буенча Евгений Варакин ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтүгә һәм җәйге чорда социаль өлкә объектларының һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарның якланганлыгын арттыруга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International