Бүген Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин рәислегендә предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән эшлекле киңәшмә узды.
Нәтиҗәле очрашу барышында катнашучылар райондагы оператив вәзгыять турында фикер алыштылар, барлык хезмәтләр һәм ведомстволар эшенең төп күрсәткечләрен карадылар.
Туган якны өйрәнү музееның капиталь ремонт чорындагы эше, дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру нәтиҗәләре, шулай ук Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек.
Киңәшмә кысаларында сәүдә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бүләкләү тантанасы булды. Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашкан өчен район башлыгының Рәхмәте белән бүләкләнделәр:
Антонова Нина Александровна - «Ослан»кулланучылар кооперативы сатучысы,
Ерофеева Татьяна Павловна - «Ослонский»кулланучылар кооперативы сатучысы.
Диплом белән «Ослан " кулланучылар кооперативы йөртүчесе Галимҗанов Газинур Рәфхәт улы бүләкләнде.