Матюшино урта мәктәбенең яшь урманчылар командасы, III дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк — принтер яулап, мәктәп урманчылыкларының «Яшел планета» IX республика слетында призер булды.
Слет 22 июльдән 24 июльгә кадәр Лубян урман-техника көллияте базасында узды. Иң яхшылар исеменә көрәштә Татарстан районнарыннан 31 команда катнашты-форумга барлыгы 200гә якын кеше җыелды. Программа бай булды: балалар «урман трибунасы» һәм «яшь урманчылар» конкурсларында көч сынаштылар, мастер‑классларда һәм тренингларда булдылар.
Команда җитәкчесе — биология укытучысы Любовь Гаделшина аеруча зур хөрмәткә лаек булды: аңа Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Команданы һәм аның остазын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!