Эшлекле дүшәмбе

2026 елның 14 сентябре, дүшәмбе

<Эшлекле дүшәмбе> бүген ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы вәкилләрен хөрмәтләүдән башланды. Ярдәм күрсәтүгә һәм өлкән буын гражданнарының мәнфәгатьләрен яклауга өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасы белән Римма Сергеевна Троицкая бүләкләнде. Пенсионерларның сәламәтлеген саклау эшенә керткән шәхси өлеше өчен Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Миңнерәшит Мөкатдәс улы Хөсәеновка Рәхмәт белдерелде.

Аппарат киңәшмәсендә төп нотык белән районның баш ветеринария табибы Марат Зиатдинов чыгыш ясады, ул үзе җитәкләгән ветеринария берләшмәсенең эше һәм муниципалитет территориясендәге эпизоотик вәзгыять турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International