55 ел бергә-ул дата гына түгел, ул тулы бер мәхәббәт тарихы!
Югары Ослан районында «зөбәрҗәт» юбилярлары — Печище авылыннан Хәсәновлар Марат Вәли улы белән Зәйтүнә Рефат кызын котладылар. Ярты гасыр һәм тагын биш ел алар янәшә баралар, иң мөһиме — мәхәббәт, хөрмәт һәм гаилә җылысын саклыйлар.
Шушы еллар эчендә ир белән хатын биш бала үстереп, бер-берсен кайгыртып, хезмәт белән тулы юлларын төзегәннәр. Һәм бүген аларның гаиләсе-якыннары өчен терәк кенә түгел, яшьләр өчен чын ориентир да.
ЗАГС бүлегендә узган тантанада юбилярларның исемнәрен «районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары»китабына керттеләр. ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Кадырова парга район башлыгыннан Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды, аларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Ә иң җылы сүзләр, әлбәттә, балалардан яңгырады-нәкъ менә алар бу 55 ел артында нинди хезмәт торганын барысыннан да яхшырак беләләр бит.