ТР Министрлар Кабинетының 11.08.2023 № 971 карары нигезендә (ПКМ № 1027, 16.09.2026) йорт хайваннарын тоту һәм йөртүнең яңа кагыйдәләре кертелгән.
Хуҗаларга нәрсә белү мөһим:
Йорт хайваннарын тотарга ярамый:
•күпфатирлы йортларның гомуми файдаланудагы биналарында;
* КФЙНЫҢ йорт яны территорияләрендә;
•коммуналь фатирның торак биналарында яки берничә гаилә яшәгән фатирда, - әгәр сүз потенциаль куркыныч этләр турында барса.
55 сантиметр биеклектәге этләр өчен өстәмә таләпләр гамәлдә:
•гомуми файдаланудагы биналарда һәм йорт яны территорияләрендә хәрәкәт иткәндә кыска җептән (1,5 м га кадәр)файдалану мәҗбүри;
эт үзенең индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып сайланган борынчык кигән булырга тиеш.