Свода катнашучылар гаиләләре өчен яңа ташлама

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 8 сентябрендәге 1002 номерлы карары белән свода катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына каты ягулык (утын) бәясен түләү чыгымнарын компенсацияләү буенча өстәмә ташлама кертелде.

Ташламалар бирү шартлары:

1. Ташлама газ (электр) белән җылытылмаганда гына өйне җылытуга кагыла.

2. Гаиләнең коммуналь хезмәтләр буенча бурычы булмау.

3. Утын сатып алуга чыгымнарны раслый торган документлар булу (касса чегы яисә товар накладное).

4. Компенсация утын бәясенең 50% ы күләмендә 10 м. кубтан артмаган очракта башкарыла.

5. Компенсация елына бер мәртәбә башкарыла.

6. Кирәкле документлар пакеты белән гариза яшәү урыны буенча «республика матди ярдәм үзәге» нә тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International