Роспотребнадзор грипп һәм ОРВИ профилактикасы мәсьәләләре буенча тематик "кайнар линия" үткәрә

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар! Роспотребнадзор грипп һәм ОРВИ профилактикасы мәсьәләләре буенча тематик «кайнар линия» үткәрә.Мөрәҗәгатьләр 2 октябрьгә кадәр (84371) 57-2-63 телефоны буенча эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр кабул ителә. Белгечләр гриппка каршы прививканы кайда ясарга, вакцинациягә ничек дөрес әзерләнергә, агымдагы сезон вакцинасына нинди штаммнар керә дигән сорауларга җавап бирәчәкләр, шулай ук ата-аналарга киңәшләр бирәчәкләр һәм специфик булмаган саклану чаралары турында сөйләячәкләр. Федераль дәрәҗәдә тәүлек буена Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге эшли— 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International