Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Югары Ослан муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Геральдика
Район тарихы
Югары Ослан муниципаль районының башлыгы, Советның председателе
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Иннополис шәһәре
Районның экономик күрсәткечләре
Райондагы туризм
Советлар Союзы Геройлары – безнең якташлар
Район тормышы
Муниципаль хезмәте күрсәтү
Районның оешмалары
Муниципаль сатып алулар
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Инвесторлар һәм эшмәкәрләр өчен мәгълүмат
Территориаль сайлау комиссиясе
Иҗтимагый Совет
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы конституциясе
Статуслы документлар
Югары Ослан муниципаль район Советы карарлары
Район башлыгы чыгарган карарлар һәм боерыкнамәләр
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе чыгарган карарлар һәм боерыкнамәләр
Югары Ослан районының территориаль планлаштыру документлары
Матбугат- хезмәте
Атналык план
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Җирле массакүләм матбугат чаралары
Район башлыгының официаль блогы
РФ Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарын персональ котлавы
Бәйләнешләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен күзәтү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Гариза үрнәкләре
Кире бәйләнеш
Сезнең фикерегез безнең өчен бик мөһим
Халыктан сорау алу
Сайтка ярдәм
Муниципаль районнар
Югары Ослан муниципаль районы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы
2014 елның 4 ноябре, сишәмбе
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Илебез халкы өчен уртак булган әлеге бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа.
Барлык россиялеләрнең – төрле милләтләргә, диннәргә һәм сыйныфларга караган кешеләрнең – уртак Ватаныбызның мөстәкыйльлеген һәм аның үзенә генә хас мәдәни йөзен саклап калу хакына бердәм көрәшкә күтәрелүенә дүрт гасырдан артык вакыт узды. Ул чорда илебез халкы, чын ватанпәрвәрлек һәм гражданлык үрнәге күрсәтеп, Россияне дәүләт дәрәҗәсендә баскан йөгәнсезлек һәм фетнә чиренә каршы оешканлык һәм рухи бердәмлек белән көрәште. Шуннан соңгы тарихында илебез нинди генә авырлыкларга дучар ителмәсен – аның азатлыгын һәм иреген саклау өчен халкыбыз һәрчак бердәм күтәрелде. Данлыклы хәрби җиңүләр, икътисадны торгызу һәм алга җибәрү, мәдәният һәм фәнне үстерү – барлык казанышларыбызның нигезендә чордан чорга килә торган илне ярату, Ватанга фидакарь хезмәт итү кебек сыйфатлар ята.
Кадерле ватандашлар! Безнең һәрберебез үзенең киләчәген республика язмышы, үзе яши һәм эшли торган ил язмышы белән бәйли. Бүгенге Татарстан – ул Россия Федерациясенең иң куәтле сәнәгый һәм заманча алдынгы регионнарыннан берсе. Дини татулык һәм толерантлылыкның рухи нигезен киләчәктә дә ныгыту кирәклеген аңлап, без төрле халыкларның мәдәни байлыкларына һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы булырга, ил эчендә милләтара тотырыклылыкка янаган куркынычларга каршы актив каршы торырга тиешбез. Ватаныбызның лаеклы иртәгәсе, киләчәк буыннарның иминлеге хакына берләшеп, күпмилләтле илебезнең куәтен арттыруга, бөтендөнья икътисадында һәм сәясәттә туган катлаулы хәлдән чыгуга без лаеклы өлеш кертәбез. Безнең көч – бердәмлектә!
Бәйрәм уңаеннан, хөрмәтле татарстанлылар, барыгызга да тормыш дәрте, үз көчеңә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм бөтен эшләрегездә уңышлар телим. Халыклар бердәмлеге көне белән!
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Югары Ослан районы мәгариф бүлеге командасы ТР Мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатын алды
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасында Мәгариф сыйфатын күтәрүдә алга китеш проектлары технологияләре» дигән киңәйтелгән коллегиясендә 1 апрельдә мәгариф бүлеге командасы мәгариф министры Илсур Һадиуллиннан «Физика-математика алга китеше» проектын гамәлгә ашыру мәйданчыклары эшен югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт хаты алды.
1
апрель, 2026 ел
Югары Ослан муниципаль районында "Ата-аналар белән бергә БДИ һәм ОГЭ тапшырабыз" белем бирү акциясе
Югары Ослан районында «ата-аналар белән бергә БДИ һәм ОГЭ тапшырабыз»дигән Бөтенроссия акциясе узды. Чара Югары Осланның Зннурова Н. Ш. ис. гимназиясе базасында үтте. Зиннурова Н. Ш." Акциянең төп максаты-ата-аналарның һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының психологик киеренкелеген киметү, шулай ук өлкәннәрне дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру процедурасы белән таныштыру.
Ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 2 апрель
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз