Ветеран янәшә яши

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Шундый акция кысаларында Киров авылы китапханәчесе китап укучылар белән бергә Петров Вениамин Петровичның янына бардылар.
Бу кеше бу авылның бердәнбер ветераны һәм иң өлкән кешесе.

Вениамин Петровичка 11 нче февральдә 89 яшь тулды. Шул уңайдан аңа атап язылган шигырь укылды һәм бүләкләр тапшырылды. Ветеран бик күп сугыш вакыйгаларын исенә төшерде. Гаиләсе, 2 улы белән 1954 нче елдан хәзергә чаклы тыныч кына оптимизм белән тормыш кичереп ята.

Озын-озак картлык һәм сәламәтлек телик аңа.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International