Халыкара туган телләр көне

2015 елның 20 феврале, җомга
Татар теле-минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим...
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.

Дөньялар киң, анда илләр бик күп.
Туган илем минем бер генә.
Туган илемдә дә телләр бик күп,
Туган телем минем бер генә.

Һәрбер халыкның үз үзенчәлеге, гореф-гадәтләре, культурасы һәм теле бар. Шулар кешеләрне бер-береннән аерып тора да инде һәм үзенең килеп чыгышы белән горурланырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә һәр халык үзенең нәселен саклап калу максатыннан ата-бабасыннан мирас булып күчеп килгән  телен югалтмаска тырышкан.
       
Дөньяда санап бетергесез телләр бар. Аларның саны 6 меңгә якын. Шуларның  һәрберсе халкының көзгесе һәм йөзе булып чагыла. Тел аңны формалаштыра, акылны киңәйтә, башка илләр белән бәйләнешләрне барлыкка китерә. Башка халыкның телен хөрмәт итү, аны өйрәнү дөньядагы тынычлыкны саклап калырга ярдәм итә.
        
1999 нчы елдан бирле ЮНЕСКОның генераль конференциясе инициативасы белән 21 нче февраль бөтен илдә Халыкара туган телләр көне дип игълан ителгән.

-Безнең район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында бу бәйрәмне атналык формасында уздыру традициягә кергән, - ди район мәгариф бүлеге методисты Г.И.Давлетшина.  Аңа багышлап аерым план буенча фәнни-гамәли конференция, тематик линейкалар, җыр-шигырь кичәләре, драматик әсәрләрне сәхнәләштерү, мәркәзебезгә экскурсияләр оештыру кебек чаралар уза бу атнада.
Бу материалларны фоторепортажы белән район сайтында киләсе бастырылуда укый аласыз.

Барыгызны да матур бәйрәм белән котлыйбыз. Туган телебезне саклыйк һәм яратыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International