Александр Парфилов истәлегенә чаңгы ярышлары

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Югары Ослан мәктәбе укучылары барысы бергә элеккеге физкультура укытучысы, спортсмен Александр Парфилов истәлегенә багышланган  чаңгы ярышларында катнаштылар.

Мәктәп директоры И,В.Борисова башта бу кешенең мәктәп үсешенә нинди зур өлеш керткәнлеге турында сөйләде. Бу ярышлар инде күптән традициягә кергәннәр һәм киң колачлы булып уздырылалар.

Бар укучы да бу көнне уңай эмоцияләр генә алып, сәламәтлегенә тагын да күбрәк заряд өстәп, бүләкләр белән кайтып китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International