Язның беренче бәйрәме

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Узган ял көннәрендә район мәдәният йортының мәйданында традицион халык җыены уздырылды. Бу – киң күләмдә “Масленица” бәйрәмен билгеләп үтү иде. Мондый көнне бар халык кышкы суыкларны озатып, кояшлы язны каршы ала, чын күңелдән куана. Начар уйлардан, озын кышкы төннәрдә җыелган кире хисләрдән арына.

Бу көнне иң бәхетле кешеләр, әлбәттә, балалар. Алар өчен бик күп уеннар, конкурслар оештырылган иде. Уеннарда олылар да бик теләп катнашты.

Соңга таба мәзәк җырлыр җырланды,шигырьләр сөйләнде. 
          
Бәйрәмне “Калинушка” ансамбле, “Растишки” хореография коллективы тагын да бизәде.

Беркем дә бүләксез һәм тәмле кайнар чәй эчмичә кайтып китмәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International