Йөрәк хәтере

2015 елның 3 апреле, җомга
Казан шагыйре Вероника Тушнованың 100 еллыгына багышланган олы яшьтәге укучылар өчен үткәрелгән кичә шулай дип аталды.

Язучы Казанда туып, аннан соң иң яхшылардан саналган Радищев исемендәге мәктәпне тәмамлый. Әтисе кушуы буенча медицина институтында укый.

Кечкенәдән шигырьләр иҗат итсә дә, беренче шигырьләре 29 яшь тулгач кына басылып чыга.
Ә сугыш башлангач,  авыруларны госпитальдә дәваларга туры килә. Анда күргәннәрен ул кәгазь битләренә шигырь итеп яза.

Мероприятиедәгеләр аның һәр шигырен зур кызыксыну белән тыңладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International