Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Югары Ослан муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Геральдика
Район тарихы
Югары Ослан муниципаль районының башлыгы, Советның председателе
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Иннополис шәһәре
Районның экономик күрсәткечләре
Райондагы туризм
Советлар Союзы Геройлары – безнең якташлар
Район тормышы
Муниципаль хезмәте күрсәтү
Районның оешмалары
Муниципаль сатып алулар
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Инвесторлар һәм эшмәкәрләр өчен мәгълүмат
Территориаль сайлау комиссиясе
Иҗтимагый Совет
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы конституциясе
Статуслы документлар
Югары Ослан муниципаль район Советы карарлары
Район башлыгы чыгарган карарлар һәм боерыкнамәләр
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе чыгарган карарлар һәм боерыкнамәләр
Югары Ослан районының территориаль планлаштыру документлары
Матбугат- хезмәте
Атналык план
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Җирле массакүләм матбугат чаралары
Район башлыгының официаль блогы
РФ Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарын персональ котлавы
Бәйләнешләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен күзәтү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Гариза үрнәкләре
Кире бәйләнеш
Сезнең фикерегез безнең өчен бик мөһим
Халыктан сорау алу
Сайтка ярдәм
Муниципаль районнар
Югары Ослан муниципаль районы
Әминә Сагдеева
2015 елның 5 апреле, якшәмбе
Әминә апа авылыбызның иң олы, зур хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе. Аның гомере бай тарихлы, шатлыклы-сөенечле көннәр белән бергә кайгылы –сагышлы вакыйгаларга да бай. Аның яшьлеге ачлык елларның кыенлыклары да онытылып бетмәгән бер вакытка туры килә. Авыз тутырып икмәк ашарга насыйп булмый. Абыйлары сугышка китә, берсе югалып кала.
Апасы Гөлҗиһан белән яшьтән үк колхоз эшенә керешә, сугыш чорында башка авылдаш апалар белән Курал спирт заводы өчен утын әзерләүдә катнаша, авылдан читкә китеп, кышкы зәмһәрир салкыннарда Яшел Үзән районының Гари урманнарында да эшләргә туры килгән чаклар да була. Урак уру, печән чабу, башак җыю, ашлык суктыру, кырга тирес түгү-санап бетергесез эшләр.
Ул сугышта яраланып кайткан яшьтәше авыл егете Сагдеев Галәутдинне үзенә пар итә, тормышка чыга. Аның белән биш бала үстерәләр. Ире колхоз председателе, авыл советы рәисе, бригадир кебек җаваплы урыннарда эшли. Шуңа да өй эшләре, йорт тирәсендәге эшләр дә Әминә апа җилкәсенә төшә. Олылар әйтәләр бит, алла яраткан кешесенә сынауларны мул итеп бирә, чөнки ул аңа кыенлыкларга каршы тора алырлык көч тә бирә ди. Бу шулай да, Әминә апа күргәннәрне бер китапка гына язып бетерерлек түгел. Ул гомеренең авырлыкларыннан бер зарланмый, сабыр холыклы, авырлыкларга бирешми торган батыр хатын булды. Кешеләр белән уен-мәзәк кушып, һәр эшнең җаен белеп башкарды. Гомере шулай колхоз эше, гаилә, балалар дип үтте. Инде күпләр Макыл җирлегендә тавык фермасы булганын оныткандыр да, ә ул шат күңелле, кешеләр белән мөлаем, тиз аралашучан, армый-талмый эшләүче иптәш булып купләрнең күңелендә бүгендә саклана. Бар эшнең җаен белеп башкаргач, аның белән эшләве дә җиңел иде диләр. Илебез Әминә апаның фидакарь хезмәтен олы бәяләп, аны юбилей медальләре белән бүләкләде.
Балалары да аллага шөкер эшчән, һәрбере укып, тормышта үз урынын тапты. Олы кызы Фәния Макылда яши. Ике кызы Дания белән Фәридә гаиләләре белән Казанда тормыш итәләр. Улы Галимҗан да Макылда яшәде, инде озак еллар гүр иясе. Балалар, үзләренең балалары белән бүген әниләрен, әбиләрен кадер –хөрмәттә тоталар. Әминә апа кече улы Динарис һәм килене Мөршидә тәрбиясендә яши. Алар инде 38 елдан артык бер гаилә булып шатлык-кайгыларны уртак итеп тату гына гомер кичерәләр. Бу елга тикле Әминә апа үз аягында йөрде.
Бүгенге бәйрәм - Әминә апаныкы гына түгел балаларының, оныкларының да олы бәйрәме. Кем генә сокланмас, 95 яшь! Әминә апага, балаларына, туганнарына, оныкчыкларына киләчәктә таза исәнлектә, бәхеттә, шатлыкта, куанычта, байлыкта яшәргә язсын.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Яңа 2026 ел белән!
Хөрмәтле Югары Осланлылар! Якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән минем иң ихлас котлауларымны кабул итегез!
Югары Ослан районында Яңа ел бәйрәмнәрендә фейерверк җибәрү өчен куркынычсыз урыннар билгеләнде
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Югары Ослан районында халык легаль рәвештә фейерверклар җибәрә алачак рәсми урыннарны билгеләү эше төгәлләнде. Барлык авыл җирлекләре башлыклары карары белән, гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен, торак төзелешеннән еракта урнашкан махсус җайлаштырылган мәйданчыклар расланды.
Югары Ослан районында Эчке эшләр министрлыгының яңа башлыгы
Эчке эшләр министрлыгының муниципальара бүлегендә яңа начальник — полиция подполковнигы Раил Фәрхәт улы Галимовны тәкъдим итү тантанасы булды. Чара югары дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев һәм район башлыгы Евгений Варакин катнашында узды.
Ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 30 декабрьдә 18 сәгатькә кадәр. 2025 елның 31 декабре
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз