Алевтина Гурьевнага – 90 яшь

2015 елның 20 ноябре, җомга

Бүген Югары Ослан авылының тыл ветераны Алевтина Гурьевнага 90 яшь тулды. Аны котларга район башлыгы Марат Зиатдинов, авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая килде.

Юбиляр Чуваш Республикасында туа, сугыш вакытында Казанның 22 нче заводында эшли, соңгы елларда Югары Ослан Үзәк больницасында кастелянша булып хезмәт итә. 4 баласы, 10 оныгы, 5 оныкчыгы бар аның.

Алевтина Гурьяновнага бу көнне Президент Путинның котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International