Матюшино авылында юбилярны котлау

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан районында 90, 95, һәм 100 яшь тулган сугыш ветераннарын Россия Президенты МВ,В. Путин исеменнщн котлау дәвам итә.

Бүген андый бәйрәм Матюшино авылындагы 90 яшьлек Миннуллина Бибифатыйма Кәлимулла кызында булып узды.

Барлык өлкән кешеләргә хас аның да тормышы җиңел узмады, сугыш вакытында иң якын кешеләрен югалтты ул. Тормыш аңа якыннарын башкалар белән алыштырды.

Пенсиягә чыккач та яраткан совхозында хезмәт итте. Көр күңелле, кеше сөючән, ярдәмчел бу хатын бик матур тормыш юлы узды.

Хәзерге көндә Казанда оныгында яши. Әле аңа үз яшен биреп булмый.

Барыбыз да аңа тагын да озын гомер, сәламәтлек, тынычлык теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International