Коточкыч сугыш еллары көн саен ераклаша бара. Ул еллар турында без истәлекләрдән һәм китаплардан гына беләбез. Ветераннар азайган саен алар калдырган истәлекләр кыйммәтләнә бара. Бүген үзенең 90 еллык юбилеен Коргуза авылыннан Пырихин Василий Максимович билгеләп үтә.
Ул Түбән күл авылында туып үсә, гомере буе Коргузада колхоз эшләрен башкара.
Бүгенге бәйрәме белән котларга аны район башлыгы М.Зиатдинов, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая, авыл җирлеге башлыгы В.Карасев килде. Бик күп җылы сүзләр яңгырады, матур теләкләр теләнде.
Тагын да озак яшә, юбиляр!