Планета сәламәтлеге – минем кулда

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Укучылар һәм иҗади коллективлар өчен “Планета сәламәтлеге – минем кулда” дигән Халыкара экологик конкурс эшен башлады.

Монда катнашыр өчен 31 нче декабрьгә кадәр конкурс комиссиясенә плакатлар, рәсемнәр, видеороликлар җибәрергә кирәк.

Андагы күренешләр әйләнә-тирәдәге вакыйгаларны, табигать үзгәрешләрен, аны саклау проблемаларын чагылдырырга тиеш.

17 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала.

Кабул итү комиссиясе адресы: Мәскәү, Зур Татар урамы, 35 нче йорт, 417 нче офис.

Тел./факс: (495) 981-30-03, (495) 749-69-39.

Электрон почта: ecobez@list.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International