Узган шимбәдә, 26 нчы декабрьдә, безнең район катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды.
Анда крестьян-фермер хуҗалыклары да, ООО «АПК «Заволжье» да, ООО Агрофирма «Верхний Услон» да, КФХ «Николаев С.А.» ,КФХ «Сибгатов Р.Г.», Толокнов Е.А. – барысы да үз продукциясен алып килгән.
Шуның өстенә Түбән Ослан. Яңа Рус Мәмәтхуҗасы, Коргуза, Макыл, Яр Морквашы, Соболевское авыл җирлекләреннән яшелчәләр, төрле консервалар, бал, эремчек, төрле сорт ит, гөмбә, мунча себеркесе саттылар.