Кышкы чорда территорияләрдә тәртип саклау кагыйдәләре

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Югары Ослан районы административ комиссиясе граңжаннарны, юридик затларны, оешма һәм предприятие хуҗаларын кышкы чорда үз территорияләрен тәртипкә китерү кагыйдәләрен җиткерә.

Урамнарда, объект янындагы юллардан кар өемнәрен вакытында чистартырга;

Транспорт тукталышларында, мәйданчыкларда бервакытта да кар тотмаска;

Агачлар, газоннар янындагы, урам урталарындагы, иҗтимагый оешма янындагы урыннарны вакытында кардан һәм боздан чистартырга;

Иркен урамнар, тротуарлар, күз күреме җитәрлек аралыкта чиста булырга тиеш.

Йортларның түбәләренндә барлыкка килгән бозлар, яткан карлар кеше башына төшмәсен өчен, ул урыннарны койма белән каймап алырга кирәк. Балалар спорт мәйданчыклары һәрвакыт кардан арындырылган булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International