Техник-көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Район газетасына еш кына халык көнкүреш калдыкларын чыгару өчен күп акча алулары турында мөрәҗәгать итәләр. Мондый сорауларга җавап бирер өчен без район башлыгы урынбасары С.Осянинга мөрәҗәгать иттек.

Сергей Викторович! Район идарә органнары тарафыннан ни өчен көнкүреш калдыкларын чыгару буенча зур игътибар ителә?

-Әле 15-20 ел элек куенә көнкүреш калдыклары кеше тормышына ул кадәр зыян китерми иде. Хәзерге көндә бөтен уйсулыклар, елга яннары, чокырлар синтетик материалдан ясалган савытлар, шешәләр, тартмалар белән тулган. Алар үз чиратында череп бетмичә атмосферага яраксыз матдәләр бүлеп чыгара. Шуңа күрә күп кешеләр начар авырулар белән интегә. Ә табигатьне бозу, начар ямьсез күренешләр барыбызга да комачаулый гына, - диде С. Осянин.

-Икенче сәбәп – район үсеше перспективасы. Алга таба район туризм зонасы исемен алачак, шәһәр кешеләренең ял итү базасы да. Ә кунакларны каршылау өчен югары дәрәҗәдәге сервис һәм культура булуы мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International