Бүген район Советының утырышлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов рәислеге астында Югары Ослан Советының чираттагы 6 нчы утырышы булып узды.
Утырыш эшенең сәркатибе итеп Яр Морквашы авыл җирлеге башлыгы И.Гаязов сайланды.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
- 016-2017 нче елга планлаштырылган район бюджетына үзгәрешләр кертү;
- 2016 нчы елда тормышка ашырыла торган республика программалары;
- 2016 нчы елга район планы;
- Район идарә органнары аппаратының штат расписаниесенә үзгәрешләр кертү;
- Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе составына үзгәрешләр кертү.
Депутатлар барлык сораулар буенча тиешле карарлар кабул итте.