Федераль налрг хезмәтенә Россия ФНС исемен кулланып электрон почта буенча эшләнгән караклык очраклары билгеле булды.
Билгесез затлар электрон почта хуҗасына налоглар буенча бурыч, я булмаса налог органнары тикшерүе турында хәбәр җибәрәләр. Ә хатны җибәрүче итеп федераль налог хезмәте адресын күрсәтәләр.
Федераль налог хезмәте беркайчан да андый хатлар белән эшләми. Алар бурычлар турындагы мәгълүматны ФНС России сайтындагы интернет-сервислар ярдәмендә гражданнарга җиткерә.